1972нче ел - Казанда ГИДУВ каршысында балалар неврологиясе кафедрасы ачыла. Кафедраның беренче җитәкчесе медицина фәннәре докторы, профессор Ратнер Александр Юрьевич була һәм ул Казанда балалар неврологиясенә нигез салучы булып та санала.
Казанда беренче балалар неврологиясе бүлеге 6нчы балалар хастаханәсендә оештырыла. Анда башта 6 урын гына була.
1988нче ел - Казанның Совет районындабалалар неврологиясе бүлегенә һәм кафедрасына яңа бина бирелә. Монда Казан шәһәренең 8нче балалар хастаханәсе ачыла.